Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Билгеләнгән урыннардан читтә калдырылган машиналар бәхетсезлеккә сәбәпче булырга мөмкин

Кама Тамагы һәм Тә­теш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш­ләр рай­онара бүлеге хез­мәткәрләре ПСЧ-133 хезмәткәрләре белән берлектә йорт яннарына, шулай ук якын-тирә территорияләргә янгын сүндерү техникасының кыенлыкларсыз якын килүен тикшерү буенча рейдлар үткәрде.

(Тәтеш, 27 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге күп фатирлы йортларның подъездлары янында машиналарның дөрес куелмавы ашыгыч хезмәтләр техникасына юлны томалый.

Кама Тамагы һәм Тә­теш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш­ләр рай­онара бүлеге хез­мәткәрләре ПСЧ-133 хезмәткәрләре белән берлектә йорт яннарына, шулай ук якын-тирә территорияләргә янгын сүндерү техникасының кыенлыкларсыз якын килүен тикшерү буенча рейдлар үткәрде.
– Баксаң, күп фатирлы торак йортларның ишегалларындагы йорт яны территорияләре куеп калдырылган машиналар бе­лән тулы булып чыкты, ә бу ашыгыч хезмәтләр кереп туктауга комачаулый. Мондый хәл Көньяк мик­рорайонда һәм Ленин урамында, шулай ук үзәк район хастаханәсе янында күзәтелә, – дип хәбәр итте янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы, эчке хезмәтләр майоры Роман Горбунов. – Торак йортларга мәшәкатьләрсез якын килеп булмау авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Транспорт башка машиналар өчен хәрә­кәтне туктаткан урыннарда тукталыш ясау һәм куеп калдыру – юл хәрә­кәте кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы турындагы техник регламент та­ләпләрен бозу булып тора.

Янгын күзәтчелеге хез­­­мәткәрләре шулай ук ремонт яки төзелеш эш­лә­рен башкаручы оешмалар җитәкчеләренең исенә төшерә, әлеге эш­ләрне үт­кәрү вакыты турында тиешле мәгъ­лүматны янгын каравылы бүлекчәләренә тапшырырга һәм алар әй­ләнеп үтү юнәлешен билгели торган тамгалар куюлары хакында искәртергә тиешләр.

Күзәтчелек эшчәнле­ге бүлеге һәм ЮХИДИ хез­мәткәрләре йорт яны тер­ри­торияләренә кыен­лык­ларсыз якын килүне тик­шерү буенча рейдлар үт­кәрәчәк. Янгын сүндерү машиналары һәм мах­сус техника өчен биналар­га һәм корылмаларга рөх­сәтсез керү юлларын ябу административ штраф салуга китерә, ә иң мөһиме – билгеләнгән урыннардан читтә калдырылган машиналар янгын чыккан очракта кешеләрнең үлеменә сәбәпче булырга мөмкин.

Янгын сүндерү часте телефонын исегезгә төшерәбез: 01, 8(84373) 2-51-92.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев