Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Машина пыяласын караңгылаткан өчен штраф каралган

Агымдагы елда районның дәүләт автоинспекциясе хез­мәт­кәрләре 49 машина ­шоферының караң­гылатылган пыя­ла кагыйдәсен ­бозганлыгын ­ачыклаган.

(Тәтеш, 8 октябрь, “Тәтеш таңнары”).Алгы пыялалары караңгылатылган транспорт­ны йөртү белән бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау буенча республика ­юлларында көн саен чаралар булып уза.

Кагыйдә буенча, алгы һәм ян-яктагы пыялалар кимендә 70 процент яктылыкны үткәрергә тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, транспорт йөртү тые­ла. Административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 12.2нче маддәсе 3.1нче өлеше нигезендә, хокук бозган өчен 500 сум штраф салу каралган.  

Моннан тыш, хокук бозуны ачыклаган дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре шоферга киләчәктә караңгылатылган пыялалы транспорт белән йөрү рөхсәт ителмәве турында кисәтә һәм аларны нормативка туры китерүне таләп итә. Шофер икенче тапкыр хокук бозган очракта, полиция хезмәткәре закон таләпләренә буйсынмаган өчен – административ хокук бозу турындагы РФ Кодексының 19.3нче маддәсе буенча җәзага җәлеп итә. Хокук бозган өчен 500дән 1 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган.

Агымдагы елда районның дәүләт автоинспекциясе хез­мәт­кәрләре 49 машина ­шоферының караң­гылатылган  пыя­ла кагыйдәсен ­бозганлыгын ­ачыклаган.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев