Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Тәтештә “Спортны иң яратучылар” дип исемләнгән чара булып узган

Ул сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар һәм социаль-авыр хәлдә булган балалар өчен узган.

(Тәтеш, 12 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтешнең “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар һәм социаль-авыр хәлдә булган балалар өчен “Спортны иң яратучылар” дип исемләнгән чара булып узган.

Программага түбәндәге чаралар кертелгән:
- Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәре Ватан Батырлары көненә багышлап, “Бөек Җиңү” дигән интерактив уен үткәргән;
- Тәтештәге ДОСААФ автомәктәбе һәм Тәтештәге 2нче урта мәктәп хезмәткәрләре “Имин тәгәрмәч” дигән профилактик уен уздырган;
- Казан шәһәрендә “Юл хәрәкәте иминлеге”ДБУның ТИ профилактикалау бүлегенең Буа бүлегендәге әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова балалар өчен өстәл уеннары, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мультфильмнар карау оештырган һәм балаларга истәлекле бүләкләр тапшырган.
Чара социаль яклау һәм ЮХИДИ бүлекләре белән берлектә уздырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев