Авыл кешесенә “Мәсьәләне урында хәл итү” насыйп булмаган
Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре теләсә нинди вазифаи затка ришвәт бирү җинаять булуын искә төшерә.
(Тәтеш, 15 июль, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш-Ульяновски-Жуково автомобиль юлында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре машинада баручы Иоково авылында яшәүчене туктатканнар. Ул исерек хәлдә булган. Ир-ат административ җаваплылыктан котылып калу максатыннан, ЮХИДИ инспекторына 5000 сум күләмендә ришвәт бирмәкче булган. Ләкин, ир-атның җинаятьчел гамәленә юл куелмаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше судка җибәрелгән.
– Шофер мәсьәләне урында хәл итәргә һәм административ җаваплылыктан котылырга омтылып, ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә теләве аркасында җинаять кылды, – ди Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов. – Хәтта 500 – 1000 сум күләмендәге ришвәт тә хөкем ителүгә дучар итәргә мөмкин. Сумма фәкать күләмгә һәм җәза бирү төренә генә йогынты ясый, әмма хөкемнән азат итми. Җинаять законнары ришвәт күләменә карап, әлеге җинаять өчен төрле җаваплылыкны һәм җәзаларны билгели: штраф 4 миллион сумга кадәр җитәргә, ә иректән мәхрүм итү 15 елга кадәр булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев