Билгеләнгән урыннардан читтә калдырылган машиналар бәхетсезлеккә сәбәпче булырга мөмкин
Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге хезмәткәрләре ПСЧ-133 хезмәткәрләре белән берлектә йорт яннарына, шулай ук якын-тирә территорияләргә янгын сүндерү техникасының кыенлыкларсыз якын килүен тикшерү буенча рейдлар үткәрде.
(Тәтеш, 27 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге күп фатирлы йортларның подъездлары янында машиналарның дөрес куелмавы ашыгыч хезмәтләр техникасына юлны томалый.
Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге хезмәткәрләре ПСЧ-133 хезмәткәрләре белән берлектә йорт яннарына, шулай ук якын-тирә территорияләргә янгын сүндерү техникасының кыенлыкларсыз якын килүен тикшерү буенча рейдлар үткәрде.
– Баксаң, күп фатирлы торак йортларның ишегалларындагы йорт яны территорияләре куеп калдырылган машиналар белән тулы булып чыкты, ә бу ашыгыч хезмәтләр кереп туктауга комачаулый. Мондый хәл Көньяк микрорайонда һәм Ленин урамында, шулай ук үзәк район хастаханәсе янында күзәтелә, – дип хәбәр итте янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы, эчке хезмәтләр майоры Роман Горбунов. – Торак йортларга мәшәкатьләрсез якын килеп булмау авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Транспорт башка машиналар өчен хәрәкәтне туктаткан урыннарда тукталыш ясау һәм куеп калдыру – юл хәрәкәте кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы турындагы техник регламент таләпләрен бозу булып тора.
Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре шулай ук ремонт яки төзелеш эшләрен башкаручы оешмалар җитәкчеләренең исенә төшерә, әлеге эшләрне үткәрү вакыты турында тиешле мәгълүматны янгын каравылы бүлекчәләренә тапшырырга һәм алар әйләнеп үтү юнәлешен билгели торган тамгалар куюлары хакында искәртергә тиешләр.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре йорт яны территорияләренә кыенлыкларсыз якын килүне тикшерү буенча рейдлар үткәрәчәк. Янгын сүндерү машиналары һәм махсус техника өчен биналарга һәм корылмаларга рөхсәтсез керү юлларын ябу административ штраф салуга китерә, ә иң мөһиме – билгеләнгән урыннардан читтә калдырылган машиналар янгын чыккан очракта кешеләрнең үлеменә сәбәпче булырга мөмкин.
Янгын сүндерү часте телефонын исегезгә төшерәбез: 01, 8(84373) 2-51-92.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев