Ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
ЮХИДИ тәрәзәсе

Ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

ТР Тәтеш районы буенча 1нче санлы суд учас­тогында Касыймовка карата административ ­хокук бозу турындагы эш каралган.

Мәгълүм булганча, 2026 елның 8 апрелендә Канаш – Тюлькой автомобиль юлында җиңел автомобиль йөртүче Касыймов тоткарланган. Тикшерү нәтиҗәләре ир-атның исерек хәлдә транспорт йөртүен күрсәткән. Шулай итеп, ул юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозган, ә аның гамәлләре РФ административ хокук бозу Кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлешенә туры килә.

Карар чыгарганда суд хокук бозуның характерын һәм шартларын, шулай ук хокук бозучының шәхесе, гаилә һәм мөлкәти хәле турындагы мәгълүматларны исәпкә алган. Нәтиҗәдә, Касыймовка административ җәза: 45 000 сум күләмендә штраф һәм транспорт белән идарә итү хокукыннан бер ел да алты айга мәхрүм итү билгеләнгән.

Тәтеш районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе карары нигезендә ­бастырылды.


Нет комментариев