Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ тәрәзәсе

Ике юл-транспорт һәлакәте булган

Бер айдан да кимрәк вакыт эчендә Тәтеш районы юлларында егерме яшьтән кечерәк машина йөртүчеләр катнашында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

2007 елда туган Ульяновск кешесе, 13 июль­дә 22 сәгать 30 минутта җиңел автомо­билендә, транспорт йөртү хокукына ия булман килеш, Татар Бидәңгесеннән Олы Тархан ягына таба хәрәкәт иткәндә, беренчел мәгълүматлар буенча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган, нәтиҗәдә юл кырыена ­барып төшкән һәм аннан соң капланган.

– Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ма­­ши­на йөртүче баш сөяге-мие ябык төрдә җәрәхәтләнү, умрау сөяге сыну, 2008 елда ту­ган пассажир хатын-кыз баш сөяге-мие ачык төрдә җәрәхәтләнү, баш мие селкенү, кабырга сөяге сыну, эче җәрәхәтләнү белән Буа үзәк хастаханәсенә озатылды. 2008 һәм 2006 елларда туган башка ике пассажир табиб караганнан соң өйләренә кайтарып җибәрелде, – дип хәбәр итә Тәтеш районының дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.

Дүшәмбе көнне Буа – Тәтеш автоюлында тагын бер юл-транспорт һәлакәте булган.
Машина йөртүче хатын-кыз Нармонка ягыннан Тәтешкә таба хәрәкәт иткәндә, беренчел мәгълүматлар буенча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм идарә итә алмау нәтиҗәсендә юл кырые­на барып төшкән һәм аннан соң капланган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2006 елда туган машина йөртүче һәм 2001 елда туган пассажир җиңелчә дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган һәм табиб караганнан соң өйләренә кайтарып җибәрелгән.

Хөрмәтле Тәтеш районы халкы! Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре искә төшерә, машина йөртү таныклыгыннан башка руль артына утырып, сез кешеләрнең гомерен өзүгә китерергә мөмкин булган хокук бозу гамәле кыласыз! Хәтта машина йөртү танык­лыгыгыз булса да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез һәм юлларда бик игътибарлы булыгыз!

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев