Иминлек каешын тагарга онытмагыз
2024 елның 3 июненнән 3 июленә кадәр бөтен Татарстан территориясендә “Иминлек каешы” оператив профилактика чарасы үткәрелә.
– Юл йөрү кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, иминлек каешлары белән җиһазландырылган автомобильдә хәрәкәт иткәндә, механик транспорт чарасы йөртүчесе бәйләнгән булырга һәм бәйләнмәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш. Иминлек каешларын куллану кагыйдәләрен бозуларны теркәү автомат режимда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотовидеофиксацияләү комплекслары белән алып барыла. Кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык каралган. Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләренә караганда, иминлек каешларын куллану алгы утыргычтагы йөртүче һәм пассажир өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булу яки имгәнү ихтималын 50 процентка, арткы утыргычтагы пассажирлар өчен 25 процентка киметә. Машина ауган очракта бәйләнгән иминлек каешы исән калу мөмкинлеген биш тапкыр арттыра, – дип хәбәр итә район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев