Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Исерек килеш транспорт йөрткәннәр

Ике ир-егет исерек килеш машина йөрткән өчен икенче тапкыр хөкем ителгән.

(Тәтеш, 20 август, «Тәтеш таңнары»).

– .Хөкем ителүчеләрнең, исерек килеш транспорт йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылучыларның, яңадан шундый ук хокук бозулары судта ачыкланды, – дип хәбәр итә Тәтеш районы про-
куратурасы хезмәткәрләре. – Беренче гаепләнүче, исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүче Олы Тархан
авылындагы Пролетарская урамында эчке эшләр хезмәткәре тарафыннан туктатылган. Полицейскийның
ир-атның исерек булуына нигезле сәбәпләре барлыкка килгән һәм аңа исерек булу халәтенә тикшерү
узарга тәкъдим иткән. Тикшерү акты нигезендә, гаепләнүченең сулышын өргән вакытта этил спирты литрга 2,050 миллиграмм булуы ачыкланды. Җәмгыятькә карата курrынычлылык дәрәҗәсен исәпкә алып, беренче гаепләнүчене суд ике елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 200 сәгатькә мәҗбүри эшләр төрендәге җәзага хөкем итте. Автомобильне сатканнан соң гаепләнүче тарафыннан алынган 240 000 сум күләмендәге акчаны дәүләт кеременә конфискацияләргә.

Транспорт белән эчке эшләр хезмәткәре тарафыннан туктатылган икенче гаепләнүченең, 57 яшьлек ир-атның, тикшерү акты нигезендә, сулышын өргән вакытта этил спирты литрга 1,304 миллиграмм тәшкил итте.

Җәмгыятькә карата куркынычлылык дәрәҗәсен исәпкә алып, икенче гаепләнүчене суд ике елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 200 сәгатькә мәҗбүри эшләр төрендәге җәзага хөкем итте. Гаепләнүченең машинасы конфискацияләнде һәм дәүләт кеременә юнәлтелде.

Хокук бозуда гаепләнүчеләр үзләренең гаепләрен тулысынча таныдылар, кылган гамәлләренә үкенүләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев