Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез

Татарстанда “Язгы каникуллар” профилактик чарасы бара.

– Агымдагы елның  ике аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган һәм 60 кеше яраланган. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән балаларның күбесе пассажирлар булган. Шуңа күрә каникул вакытында юлларда балаларның иминлегенә аеруча игътибар итәргә кирәк, – ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Рәмис Фаризов. – 23 марттан 1 апрельгә кадәр безнең хезмәткәрләр тарафыннан балалар һәм яшүсмерләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау буенча профилактик рейдлар үткәрә. Исегезгә төшерәм, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, җиңел автомобильдә 12 яшькә кадәрге балаларны – алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү аның буй-сынына һәм авырлыгына туры килә торган җайланмаларны кулланып башкарылырга тиеш. 12 яшьтән узган балалар куркынычсызлык каешлары белән бәйләнергә тиеш. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен өч мең сум күләмендә штраф каралган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар да игътибарсыз калмаячак. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да төгәл үтәргә тиеш.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев