Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Юлда күренеп тор

Дәүләт автоинспекциясе яктылык кайтаргыч әйберләрне куллану кирәклеге турында аңлата.

Эңгер-меңгердә яки караңгыда җәяүле юлда күренми дә диярлек. Яктылык кайтаргычлар ярдәмендә алар начар күрү яки тиешенчә күрмәү шартларында юлда иминлек белән тәэмин ителәләр. Яктылык кайтаргычтан  сирпеп торган нур шоферның игътибарын җәлеп итәчәк һәм аңа җәяүлене күрү мөмкинлеген бирәчәк. Шундый әйбер таккан кеше машина йөртүчегә өч тапкырдан күбрәк ераклыктан да күренеп торачак.

– Яктылык кайтаргыч әйберләр булу­ның төп өстенлеге, ул караңгы вакытта җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең саны 85 процентка кадәр кимү, – ди районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов. – Мондый әйберне, кием төсеннән аермалы буларак, һәрвакытта күрәбез, чөнки ул фара утын чагылдыра. Яңгыр яисә юлда томан булса да машина йөртүче алдагы кешеләрне күрәчәк.  

Дәүләт автоинспекциясе билгеләп үткәнчә, машина йөртүче дә, торак пункттан тыш транспорттан чыккач, җәяүлегә әйләнә, бу да шулай ук аңа яктылык кайтаргыч әйберләр куллануны йөкли. РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1 нче пункты нигезендә “Юлны аркылы чыккан вакытта һәм тәүлекнең караңгы вакытында юл буеннан яки кырыйдан барганда яисә күрү мөмкинлегенә җитәрлек шартлар булмаганда җәяүлеләргә яктылык кайтаргычлар тагарга киңәш ителә, ә торак пунктлардан тыш җәяүлеләр яктылык кайтаргыч әйберләр тагарга һәм транспорт йөртүчеләр күрә алу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиешләр”. 

Җәяүле юл хәрәкәте кагый­дәләрен бозса, кисәтү белдерелә яки 500 сум административ штраф салуга җәлеп ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев