Хөкем карары кырыс булачак
Районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Чинчурино авылында исерек килеш машина йөртүче ир-атны тоткарлаган.
(Тәтеш, 18 март, “Тәтеш таңнары”).
Авыл кешесенең шундый ук халәттә транспорт йөрткәне өчен хөкем ителгән булуы ачыкланган, хәзер аның гамәлләрендә РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсе 2нче өлешендә каралган җинаять составы тикшерелә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов хәбәр иткәнчә, хокук бозган өчен иң зур хөкем – өч елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев