Кошки-Яңатимбай авыл мәдәният йортында «Юл! Бала! Куркынычсызлык» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде
Авыл мәдәният йорты директоры балаларга транспорт чараларының нинди төрләре булуы турында билгеләп үтте.
9 апрель көнне Кошки-Яңатимбай авыл мәдәният йортында «Юл! Бала! Куркынычсызлык» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде. Авыл мәдәният йорты директоры балаларга транспорт чараларының нинди төрләре булуы турында билгеләп үтте. Бу хакта Кошки-Яңатимбай авыл мәдәният йорты хәбәр итә.
Балалар «Җәяүлеләр кичүе», «Юл чаты», «Сак булыгыз балалар» һәм башка юл билгеләре турында игътибар белән тыңладылар. Чара барышында балалар яраткан әкият персонажларын һәм аларның хәрәкәт итү чараларын искә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев