Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

“Кышкы каникуллар” башланды

Республика территориясендә агымдагы елның 21 декаб­реннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр “Кышкы каникуллар” чарасы үтә, ул балаларның юл-транспорт имгәнүен профилактикалауга юнәлтелгән.

(Тәтеш, 27 декабрь, “Тәтеш таңнары”). ТР Эчке эшләр министрлы­гының дәүләт автоинс­пекциясе мәгълү­матлары буенча, 2022 елның 11 ае эчендә Татарстан юлларында 379 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 11 баланың, шул исәптән 6 бала-пассажирның гомере өзелгән һәм 400е имгәнүләр алган. Тәтеш районында 7 юл-транспорт һәлакәте булган, 9 кеше зыян күргән, бәхеткә, алар арасында балалар юк.

– Балалар күмәк булган урыннарда балаларны утыртып йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау чаралары узачак. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә әһәмият бир­мәгән кече яшьтәге җәяү­леләр дә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмады, – дип сөйли Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов. 

Алар тарафыннан юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар юл хәрәкәтенең яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, гражданнарның “Ата-аналар патруле”, “Әтиләр пат­руле” инициативалы төр­кем­нәре, шулай ук “Мәк­тәп укучыларының Россия хәрәкәте” иҗтимагый оешмалары белән берлектә кисәтеләчәкләр. Хокук бозулар турындагы мәгълү­матлар, профилактик эшләр уздыру өчен, җәяүлеләрнең уку урынына биреләчәк. Полиция хезмәткәрләре белем бирү оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. 

Районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашу­чыларның барысын да чиктән тыш игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаргыч әйберләрдән файдаланырга өндиләр.      

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев