Республикада фурага бәрелгән автомобильнең йөртүчесе һәлак булган
Ул Татарстанның Чистай районы Казан-Оренбург юлында булган.
(Тәтеш, 17 январь, “Тәтеш таңнары”). Кичә кич Татарстанның Чистай районы Казан-Оренбург юлында, Каргалы авылы янында, юл-транспорт һәлакәте булган.
Шаһитлар сөйләгәнчә, Huyndai һәм Самара өлкәсеннән килгән Skania фурасы юл бүлешә алмаган. Каты бәрелешүдән соң, беренче автомобиль металл өеменә әверелгән, ә йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм ауган.
«Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел автомобильнең йөртүчесе урында ук үлгән. Фура йөртүчесе медицина ярдәменнән баш тарткан», - дип белдерә һәлакәт шаһитлары.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-furaga-barelgan-avtomobilnen-iortucese-ulgan-5865688
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев