Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

«Сабый» балалар бакчасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне узды

Балалар белән әңгәмәләр үткәрелде: «Светофор-безнең дустыбыз», «Юлның төзелеше».

Балалар бакчасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне узды. Бу хакта Тәтеш шәһәренең «Сабый» балалар бакчасы хәбәр итә.

Балалар белән әңгәмәләр үткәрелде: «Светофор-безнең дустыбыз», «Юлның төзелеше». Балалар «Җәяүлеләр әлифбасы» плакатын әзерләү буенча коллектив эшләрдә актив катнаштылар. Шулай ук шәһәр урамнары буйлап максатчан йөрү үткәрелде, анда балалар транспортны һәм җәяүлеләр үтүен күзәттеләр. Кече яшьтәге балалар «Светофорчики» аппликациясен башкардылар.

Тәрбияләнүчеләр юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында белемнәр алдылар һәм үзләштерделәр, алган белемнәрен уеннарда, инсценировкаларда, көндәлек тормышта кулланырга өйрәнделәр.

фото: «Сабый» балалар бакчасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев