Штраф билгеләнде
ТР Тәтеш районы буенча 1нче суд участогында җәмәгать судьясы Әлфия Зыятдинова Шакировка карата административ хокук бозу турындагы эшне карады.
Суд участогы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, район кешесе административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.26 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозу кылган. Исерек хәлдә машина белән идарә иткән, медицина учреждениесенә барып медицина тикшерүе узудан баш тарткан.
– Шакиров административ хокук бозуда гаепле дип табылды, аңа бер ел да алты айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 (утыз мең) сум күләмендә штраф билгеләнде, – дип хәбәр итә суд участогы хезмәткәрләре.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев