Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ тәрәзәсе

Штрафны әти-әнисе түләячәк

Август башында Тәтешнең Горький урамында полиция хезмәткәре скутер йөртүчегә туктарга кушкан, ләкин ул таләпләргә игътибар бирмәгән.

Артыннан эзәрлекләү барышында ул Киров урамында тоткарланган. Дәүләт автоинспекциясе базалары буенча тикшерү нәтиҗәсендә, 2009 елда туган Тәтеш шәһәрендә яшәүченең балигълык яшенә җитмәгәнлеге ачыкланган.

– Аның болай эшләвендә РФның юл хәрәкәте ка­гый­дәлә­рен бозу гамәле бар дип исәпләнә. Әти-әнисенә карата РФ административ ­хокук бозу Кодексының 12.7нче маддәсенең 3нче өлеше буенча административ беркетмә тө­зелде (әлеге санкциягә 30 мең сум күләмендә админис­тратив штраф салу каралган). Балигълык яшендә булмаганнарга карата төзелгән материал балигълык яшендә булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелде, – дип хәбәр итә Тәтеш районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.


фото: Тәтеш районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев