Суд утырышына килмәгәннәр
(Тәтеш, 20 август, «Тәтеш таңнары»).
Суд утырышына килмәгәннәр Чәршәмбе көнне ТР Тәтеш районының 1 нче санлы суд участогының җәмәгать
судьясы Әлфия Зыятдинова тарафыннан РФ Административ хокук бозу кодексының 12.8 нче маддәсе 1 нче өлеше (шоферның исерек килеш транспорт йөртүе) буенча административ хокук бозулар турындагы эшләр каралган.
Административ җаваплылыкка җәлеп ителгән затлар: Р. М. Хәсәнов белән О. В. Осташин суд утырышына килмәгәннәр. Ир-атларга бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән
30 мең сум күләмендә штраф салу хөкеме чыгарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев