Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Татарстанада “Игътибар – балалар” акциясе бара

Агымдагы елның 7 аенда респуб­лика юлларында 257 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 8 баланың ­гомере өзелгән һәм 271 бала имгәнү алган.

(Тәтеш, 25 август, «Тәтеш таңнары»). Балаларның юл-транспортта имгәнүен кисәтү максатларында 2023 елның 21 августыннан 10 сентябренә кадәр Татарстанда “Игътибар – балалар!” дигән профилактик чара уза.

Агымдагы елның 7 аенда респуб­лика юлларында 257 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 8 баланың ­гомере өзелгән һәм 271 бала имгәнү алган.

– Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәт­кәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте август – сентябрьдә арта, ул вакытта укучылар озак җәйге ялдан соң юлда үзеңне имин тоту белән бәйле күнекмәләрне истән чыгаралар, һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә җайлашу таләп ителә, – дип билгеләп үтә ­Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районындагы дәүләт автоинспекциясе начальнигы Рәмис Фаризов.

“Игътибар – балалар!” чарасы кыса­ларында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисә­түгә юнәлдерелгән күмәк рәвештә шо­ферларны тикшерү, машина йөр­түчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәве белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны, балигълык яшендә булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтү акцияләре һәм башка чаралар оештырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев