Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Татарстанда “Язгы каникуллар” профилактик акциясе уза

Тәтеш районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тәтеш­леләрне: шоферларны да, җәяүлеләрне дә юлларда игътибарлы булырга һәм кагыйдәләрне ­тайпылышсыз үтәргә өнди.

(Тәтеш, 23  март, “Тәтеш таңнары”). Районда, бөтен республикадагы кебек, агымдагы елның 23 мартыннан 5 апреленә кадәр “Язгы каникуллар” профилактик акциясе уза.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2022 елның 2 аенда рес­публика юлларында 41 юл-транспорт һәлакәте булуы, аларда 2 баланың үлеме һәм 42се җәрәхәтләр алуы теркәлгән. Юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашкан балаларның күпчелеге – җәяүлеләр. Ел башыннан алар катнашында 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала үлгән һәм 21е имгәнүләр алган. 

Тәтеш районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тәтеш­леләрне: шоферларны да, җәяүлеләрне дә юлларда игътибарлы булырга һәм кагыйдәләрне ­тайпылышсыз үтәргә өнди.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев