Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Тәтешләр, юлларда сак булыгыз

Руль артына исерек килеш утыру – шоферның иң җитди хокук бозуларының берсе.  

(Тәтеш, 8 июль, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге Камай урамында, 6 июньдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан безнең илдә эшләнгән машина туктатылган. Аның йөртүчесе, Буа районында яшәүче 35 яшьлек ир-егет исерек хәлдә булган. Тикшерү барышында аның сәрхүш килеш машина йөрткәне өчен бер тапкыр инде административ җаваплылыкка тартылганлыгы һәм транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы ачыкланган. 

– Бер атна алда ул тагын шундый ук хокук бозганы өчен тоткарланды, профилактика чарасы аның тарафыннан тиешенчә кабул ителмәгән булган ахрысы, һәм ул исерек килеш кабат руль артына утырган. Җинаять эше кузгатылды, җинаятьләрнең икесе дә тикшереләчәк, – дип хәбәр иттеләр полицейскийлар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев