Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең укучылары өчен "Юл әлифбасы" дигән чара үткәргән
Балалар дәрестә актив катнашканнар: сорауларга җавап биргәннәр, юл хәрәкәте билгеләрен әйткәннәр.
(Тәтеш, 30 апрель, “Тәтеш таңнары”). "Форпост" үзәге педагог-оештыручысы Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең 3нче сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча "Юл әлифбасы" дигән чара үткәргән.
Педагог уен рәвешендә дәрес уздырган һәм балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшергән, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәү мөһимлеге турында сөйләгән. Балалар дәрестә актив катнашканнар: сорауларга җавап биргәннәр, юл хәрәкәте билгеләрен әйткәннәр. Чара ахырында балалар тематик мультфильм караганнар һәм күңелле физкультминуткада активлыкларын күрсәткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев