Юл Һәлакәте кимегән
Район полициясендә агымдагы елның узган биш аенда юлларда килеп чыккан фаҗигаләргә йомгак ясадылар.
(Тәтеш, 30 июнь, “Тәтеш таңнары”). Район полициясендә агымдагы елның узган биш аенда юлларда килеп чыккан фаҗигаләргә йомгак ясадылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча, районда барлыгы 70 механик юл-транспорт һәлакәте булган, узган елның шушы вакытында – 90.
Юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше зыян күргән. Узган елда ике юл-транспорт һәлакәте булган, анда ике кеше зыян күргән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, 2 июньдә Тәтеш шәһәренең әйләнеп уза торган юлында туктатылган машинада Буа районында яшәүче кеше исерек килеш руль артына утырган булган. Тикшерү барышында шоферның элек тә сәрхүш килеш машина йөрткәне өчен административ җаваплылыкка тартылуы һәм йөртү хокукыннан мәхрүм ителүе ачыкланган, хәзер аңа карата җинаять-җәза бирелә торган гамәл составы карала. Җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев