Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Юллардагы иминлеккә – аерым игътибар

Тәтештә район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү ­комиссиясе утырышы булды.

(Тәтеш, 20 апрель, “Тәтеш таңнары”). Россия Эчке эшләр министр­лыгының Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов бүлекнең 2022 елның өч аендагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.

– Агымдагы елның өч аенда гына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 452 очрагы ачыкланды, шуның 10сы – исерек хәлдә транспорт йөртү, 4се – транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш рульгә утыру, 109ы – иминлек каешын эләктермәү, 1се – каршы хәрәкәт итү өчен билгеләнгән полосага чыгу, 31е – җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, – диде Рәмис Рафаил улы.

Утырыш барышында язын зур йөк транс­порт­ларының хәрәкәтен, юл буе полосаларын һәм автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосаларны файдалану тәртибен чикләү, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау темалары билгеләп үтелде. Шулай ук Тәтеш районы территориясендә төбәк билгеләнешендәге автомобиль юлларының техник һәм файдалану күрсәткечләрен арттыру буенча күрелә торган чаралар мәсьәләсе дә күтәрелде.

Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөл­нара Кирилина районның мәгариф учреждениеләрендә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау чаралары турында сөйләде. Тәтеш автомәктәбе начальнигы Александр Колсанов Тәтеш автомәктәбенең эшчәнлеге, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча теоретик имтихан тапшыру күрсәткечләренең проценты турында бәян итте. Утырыш йомгаклары буенча район башкарма комитеты җи­тәкчесе Аркадий Семенычев тарафыннан җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев