Уңышны җыябыз
Файдалы киңәшләр

Уңышны җыябыз

Уңыш җыйган вакытта бакчачылар һәм яшелчә үстерүчеләр җиләк-җи­меш­ләрне өлгертеп җит­керү кебек шундый ысулларны еш ­кулланалар.

– Җимешләрне өлгертеп җиткерү кайчакта уңышны саклап калу өчен мәҗбүри чарага әверелә. Сезон ахырында көннәрнең суытуы һәм һаваның дымлылы­гы арту сәбәпле, җимешләргә гөмбәчек һәм ­бактерияле чирләр зыян салу куркы­нычы кискен арта. Ә тех­ник өлгергән ­чорда уң­ышны җыеп алу җиләк-җимешләрне авыру­лар таралганчы өзеп алырга һәм аларны инде ябык бинада кирәкле ­өлге­реш дәрәҗәсенә җит­ке­­рер­гә мөмкинлек ­би­рә, – дип аңлата “Рос­сель­хоз­центр”ның ТР буенча үсем­лекләрне саклау буенча әйдәп баручы агрономы ­Салават Галимҗанов.

Уңышны өлгертеп җиткерү нәтиҗәле булсын өчен белгечләр түбәндәге киңәшләрне үтәргә тәкъдим итә:
•     яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне сакчыл гына итеп өзәргә кирәк, моның өчен секатор яки кайчы куллансаң яхшырак. Берникадәр сабагын калдырырга онытмагыз;
•     уңышны коры көнне иртән, чык кипкән, әмма кояш үсемлекләрне әле кыздырып өлгермәгән вакытта җыю кулай;
•     яңгырдан яки су сипкәннән соң ук уңышны җыярга киңәш ителми;
•     җыелган уңышны: башта сәламәт җимешләрне, аннары аз гына зыян күргәннәрне аерып урнаштырыгыз, ә авыру билгеләре күренгәннәрне аерым сайлап алыгыз.

Җимешләрне әзерләү һәм урнаштыру:
•    җыеп алганнан соң җиләк-җимешләрне юарга кирәкми, коры һәм йомшак салфетка белән сак кына сөртү дә җитә;
•    җиләк-җимешләрне урнаштыру өчен агач әрҗәләр яки картон тартмалар кулланырга мөмкин;
•    җиләк-җимешләрне бер-ике кат итеп тезәләр, араларын коры кәгазь яки юка тукыма белән аерып куялар;
•    тартма һәм әрҗәләр һаваны үткәрми торган итеп ябылырга тиеш түгел, инде пленка кулланылган очракта, һава алмашыну өчен анда һичшиксез тишекләр ясарга кирәк.

Температура шартлары һәм өлгерүне тизләтү:
•    җиләк-җимешләрне өлгертеп җиткерү өчен иң кулай температура +20...+24 градус санала. Һаваның чагыштырмача дымлылыгы 80–85 процент булырга, бүлмә яхшы җилләтелергә, әмма кискен җил йөреше булмаска тиеш;
•    температураның кинәт үзгәрүенә юл куймагыз. +25 градустан югарырак температурада җимешләр артык кызырга һәм тәмен югалтырга мөмкин, ә +10 градус­тан түбән температурада өлгерү барышы акрыная яки бөтенләй туктала, нәтиҗәдә җиләк-җимешләрдә физиологик үзгәрешләр – артык сулы булу, төсләренең тигезсез үзгәрүе кебек кимчелекләр барлыкка килергә мөмкин; уңышны озаграк куллану һәм җиләк-җимешләрнең бик тиз өлгереп китүенә юл куймау өчен, температураны +12...+16 градуска кадәр төшерергә мөмкин. Бу очракта өлгерү барышы акрыная, әмма җиләк-җимешләр тыгызлыгын саклап, яхшы хәлдә озаграк саклана.

Тизрәк өлгерү барышын тизләтү өчен бер гади ысулны кулланырга мөмкин: яшел җимешләр салынган тартмага бер-ике өлгергән помидор яки алма кую да җитә. Алар бүлеп чыгарган этилен газы янәшәдәге җимешләрнең өлгерүен тизләтә.
Шулай ук җимешләрне җилләтү мөмкинлеге булмаган тыгыз полиэтилен пакетларда сакларга ярамый. Өлгерү дәрәҗәсе нык аерылган җимешләрне  бергә кушып саклау да киңәш ителми. Уңышны көчле исле яшелчәләр, мәсәлән, суган яки сарымсак янына урнаштырмаска кирәк. Югыйсә җимешләр чит-ят исләрне үзләренә сеңдерергә мөмкин.

– Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу кагыйдәләрне үтәгәндә техник өлгереш чорында җыеп алынган җимешләрнең 80–90 процентына кадәрен саклап калырга, тәме яхшы һәм тышкы күренеше күркәм булган уңыш алырга мөмкин, – ди Салават Галимҗанов.

Фото нейрочелтәр ярдәмендә эшләнде


Нет комментариев