1 октябрь – Өлкәннәр көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов сугыш һәм хезмәт ветераннарына, өлкән буын вәкилләренә мөрәҗәгать итә:
– Сезнең иңнәрегездә зур һәм җиңел булмаган тормыш юлы. Сез намус белән хезмәт куйдыгыз, илебез, республикабыз һәм районыбыз үсешенә зур өлеш керттегез. Нәкъ менә сез – көмеш буын вәкилләре – гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен кадерләп саклыйсыз, аларны буыннан-буынга тапшырасыз. Сезнең белемегез һәм тормыш тәҗрибәгез чиксез хөрмәткә лаек, алар яшьләр өчен үрнәк булып тора.
Районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив булучы, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда булышучы, волонтерлык белән шөгыльләнүче, яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә эшләүче, иҗатта һәм спортта үзләрен актив күрсәтүче пенсионерларга аерым рәхмәт сүзләре белдерәм.
Сезнең бетмәс-төкәнмәс көч-куәтегез барыбызны да рухландыра һәм яңа уңышларга этәргеч өсти. Барлык өлкән буын вәкилләренә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын гомер, бәхет һәм иминлек телим! Һәр көнегез кадерле кешеләрегезнең җылысында һәм кайгыртуында үтсен!
Нет комментариев