Көзге чакырылыш кысаларында РФ Кораллы Көчләренә 30дан күбрәк егет армиягә китәчәк.
Тәтеш районы мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Кораллы Көчләре сафларына озатуга багышланган тантаналы чара узды.
Көзге чакырылыш кысаларында РФ Кораллы Көчләренә 30дан күбрәк егет армиягә китәчәк.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов булачак солдатларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул армиядә хезмәт итүнең изге бурыч һәм намус эше икәнен искәртте, шулай ук лаеклы уллар тәрбияләгәннәре, аларга Ватанга мәхәббәт, җаваплылык һәм батырлык салганнары өчен ата-аналарга рәхмәт белдерде.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларга шулай ук район хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин һәм бер егетнең әнисе Марина Шумилкина да мөрәҗәгать итте. Хәрби хезмәткә чакырылучылар исеменнән Никита Шумилкин чыгыш ясады, ул ассызыклаганча,
Ватанны саклау — Россиянең һәр гражданының мактаулы бурычы.
Иҗади номерлар чарага бәйрәм рухы тудырды.
Нет комментариев