Тәтешле Александр Сахарнов Италиядә узган ярышларда алтын медаль яулады
Көн темасы

Тәтешле Александр Сахарнов Италиядә узган ярышларда алтын медаль яулады

Татарстан данын “Ита­лия Опен Зеленый Кубок Беретты” ярышларында яклаган Александр Сахарнов беренче урынны алды.

(Тәтеш, 29 май, "Тәтеш таннары"). Тәтешле Александр Сахарнов Италиядә узган ярышларда алтын медаль яулады.

– Безнең спортчы ква­лификациядә 125 мөм­кин­лектән 101 ми­шеньгә тидереп, икенче нәтиҗә белән финалга чыкты. Финалда ул алтын матч­ка кадәр барып җитте, анда Италия атучысы Даниэль Парреттинины җиңде.

Александр Сахарнов тренеры Виталий Вах­туров һәм Татарстан Республикасының стендка һәм пуля бе­лән ату Федерациясе вице-президенты Фиргать Җи­һаншин белән бергә Ита­лиянең Масса-Мартана шәһәрендә узган ярышларда катнаштылар.  Ярыш­лар 20 майдан 24 майга кадәр “пара-­
трап” кү­негүе буенча барды, – дип хәбәр итәләр безгә Тәтешнең стендка һәм пуля белән ату мәктәбеннән.

Татарстанлылар – бу зур халыкара турнирда Россия ату мәктәбен бердәнбер тәкъдим итү­челәр. Александр Сахар­нов – Россия­нең иң титуллы пара-атучысы. Алдан ул Ита­лиядә узган турнирларда катнашты һәм ике тапкыр призер булды: 2017 елда ул Италиядә Гран-при отты, ә 2018 елда ярышларның көмеш призеры булды.

фото: архив/Авангард


Нет комментариев