Әлеге гаиләнең тарихын без аларның үзләре сөйләгәннәрдән чыгып беләсе килде, шуңа күрә, очрашырга сүз куешып, кунакка бардык.
Безне яшь, ягымлы ханым каршылый, керергә чакыра. Өстәлдә – төрледән-төрле камыр ризыклары, пирогларны хуҗабикә бары тик журналистлар килгәнгә генә түгел, ә көн саен пешерә. Гаиләдәгеләрнең барысы да өйдә, ике уллары Иван белән Никитадан башкалар. Алар үсеп-буй җиткән һәм күптән түгел Казанга китеп урнашканнар, бүгенге көндә эшлиләр, армиягә китәр өчен язгы чакырылышны көтәләр.
Уңайлы, җылылык бөркеп торган йортта хәзерге вакытта әти-әниләре янында өч балалары яши: Ирек – гражданнарны яклау көллияте студенты, Яна быел мәктәптә җиденче сыйныфны тәмамлаган, һәм иң кечкенәсе, җиде яшьлек Полина. Гаиләнең һәр көне минутлап язылган. “Юыну бүлмәсенә иртә белән чират тезелә”, – дип шаярталар ир белән хатын. Төшке ашка һәрвакытта да бергә җыелырга насыйп булмаса да, кичке ашта гадәттәгечә бер табынга утыралар.
Бәхетле әти-әни балаларының казанышлары турында горурланып сөйли: Ирек спорт белән шөгыльләнә, Яна бик матур итеп рәсем ясый һәм шушы көннәрдә балалар сәнгать мәктәбен тәмамлау уңаеннан кызыл диплом алган, әмма фортепианода уйнарга өйрәнүен дәвам итә, ә кечкенә Полина балалар бакчасындагы һәрбер чарада катнашып, матур чыгышлары белән сокландыра.
Күп балалы гаиләдә башкарылган һәр эш ахырдан күңелле ял белән тәмамлана.
“Әдәпле балалар тәрбияләүнең иң яхшы ысулы – бу аларны бәхетле итү”. Оскар УАЙЛЬД
“Яшелчә бакчасында хезмәт куябыз икән инде – соңыннан саф һавада шашлык кыздырабыз”, – дип уртаклаша Илдар Исхак улы. “Кызлар – минем беренче ярдәмчеләрем, нәрсә эшләргә кирәклеге хакында аларның исләренә төшереп торырга кирәкми. Безнең өйдә вазифалар ир-егетләрнекенә һәм хатын-кызларныкына бүленгән”, – ди Гөлчәчәк Нариман кызы.
Гаилә белән бергәләп табынга утырабыз, хуҗабикә һәм кызлар әзерләгән баллы чәк-чәктән авыз итеп, хуш исле тәмле чәй эчәбез. “Безнең әни киң күңелле һәм игелекле, ә әти – зирәк”, – диләр кызлар бертавыштан.
Бәхетлеләр, татулар, мөлаемнар – әлеге гаиләдәге балаларны без шундый итеп күрдек, андыйлар турында, алар әйткәнчә, болай диләр: “Йөрәк җылысын тоеп”. Гаилә башлыгы һәм хуҗабикә белән якыннан торып танышкач, моның башкача була да алмавын аңлыйсың.
Күп балалы гаилә агымдагы елда “Нечкәбил” бәйгесендә Тәтеш районын тәкъдим итәчәк.
Нет комментариев