«Мирас» фольклор ансамбле «Кичке уен» республика фестивалендә чыгыш ясады
Җәмгыять

«Мирас» фольклор ансамбле «Кичке уен» республика фестивалендә чыгыш ясады

----

«Мирас» фольклор ансамбле (җитәкчеләре Сафиуллова Р. Г., Әхмәдуллин Р. Ф.) Олы Кайбыч авылында «Кичке уен» республика фестивалендә чыгыш ясады! 

25 августта «Дубрава» паркында Татарстанның 8 районыннан иҗат коллективлары һәм Чувашиядән килгән кунаклар — «Мишәр» һәм «Шусам» ансамбльләре җыелды. Безнең "Мирас" та сынатмады: "Матур самавыр" һәм "Тиз кайнаган самавыр" номинацияләрендә өченче ике урын! 

«Мирас» фольклор ансамбле. Фотоны Ләйсән Ильясова тәкъдим итте

Ә мәдәни мирасны саклауга керткән өлешләре өчен коллектив Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк алды. 

 


Нет комментариев