Лечо ясау өчен сезгә сыйфатлы яшелчәләр һәм гади үлчәмнәр кирәк булачак.
Кирәк булачак: 3,5 кг помидор, 7 болгар борычы, 7 тырнак сарымсак, 200 гр шикәр комы, 4 аш кашыгы аш серкәсе, 2 аш кашыгы тоз, 100 гр иссез көнбагыш мае.
Әзерләү: 3-4 борычны вак итеп саламлап турыйбыз да, калган яшелчәләрне ит тарткычтан чыгарабыз. Болай эшләнелгән лечо пицца пешергәндә куллану өчен дә, ашларга салу, ашау өчен дә уңайлы, бигрәк тә өлкәннәргә. Шуннан 200 гр шикәр комы, 4 аш кашыгы аш серкәсе, 2 аш кашыгы тоз, 100 гр иссез көнбагыш мае салып, 40 минут пешерәсе дә, парланган банкаларга салып, каплап куясы.
Нет комментариев