Яңа уку елында районыбызның тагын ике мәктәбендә – Тәтештәге 1нче урта мәктәптә һәм Килдеш урта мәктәбендә “Заманча мәктәп” федераль проектының “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды, анда балаларны иң заманча технологияләрне кулланып укытачаклар.
(Тәтеш, 13 октябрь, “Тәтеш таңнары”,Мәдинә Ибәтуллина).
“Үсеш ноктасы” үзәге Тәтештәге 2нче, Олы Тархан, Алабирде, Нармонка урта мәктәпләрендә, кадет мәктәп-интернатында берничә елдан бирле эшләп килә, педагоглар белдерүенчә, үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Мәктәпләрдә укытуның һәм тәрбияләүнең, белем технологияләренең яңа алымнарын кертү мәктәп фәннәрен яңача өйрәтү һәм кызыклырак итү мөмкинлеген бирә.
– Безнең мәктәптә “Үсеш ноктасы” үзәге табигый-фәнни һәм технология юнәлешендә ачылды. Өч кабинет ремонтланды. Аларның барысы да югары яңа технологияле җайланмалар: 3D-принтерлар, сканер, ноутбуклар белән җиһазландырылды. Химия буенча белемнәрне үзләштерү һәм ныгыту өчен шартлар булдыруга без аеруча да сөенәбез – төрле реактивлар белән цифрлы иркен лаборатория – тикшеренүләр өчен киңлек барлыкка килде. Нәтиҗәдә һәрбер дәрес балалар өчен мавыктыргыч иҗатка әверелә, – дип сөйли Тәтештәге 1нче урта мәктәп директорының укыту бүлеге буенча урынбасары Светлана Гыйсмәтуллина. – Белем бирүнең яңа төре балаларга этәргеч бирүне арттыра. Алар командада эшләргә һәм үз максатларына ахыргача барырга өйрәнәләр. Бездә укучыларның күбесе – әлеге фән буенча бөтенроссия һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм призерлар булып торуын билгеләп үтәсе килә. Профиль юнәлеше буенча без берничә елдан бирле эшлибез. Безнең барлык 4 чыгарылышның да, табигый-фәнни профиль буенча укучыларның, үзләренең киләчәген медицина белән бәйләргә теләүчеләрнең, хыяллары чынга ашуы белән горурланабыз: өчесе медицина университетына укырга керде, берсе – медицина көллиятенә. Унбишләп чыгарылыштан 12се, технология профиле буенча укучылар, бүгенге көндә техник югары уку йортларында укыйлар.
Бездә быел 42 унынчы сыйныф укучысы бар, шуның 8е уку фәннәрен үзләштерүдә табигый-фәнни юнәлешне һәм 8е – технологияне, 26 укучы – универсаль профильне сайладылар, анда тарих, икътисад, җәмгыять һәм хокук кебек шундый уку фәннәрен тирәнтен өйрәнәләр.
– Мин табиб булырга телим. Безнең мәктәпкә кайтартылган җайланмалар миңа химия, биология буенча материалларны тагын да сыйфатлырак итеп үзләштерергә һәм БДИны югары балларга тапшырырга ярдәм итәчәк, – дип уртаклаша 11нче сыйныф укучысы Динар Камбиев.
– Безнең мәктәптә 1 сентябрьдә “Үсеш ноктасы”ның табигый-фәнни профилендәге өч бүлмә ачылды. Моның өчен биология, химия, физика бүлмәләре ремонтланды һәм камилләштерелде, – дип хәбәр итә Килдеш урта мәктәбе директоры Лариса Малькина.
Биология укытучысы Денис Кильганов һәм физика укытучысы Елена Шараева дәресләрдә тәҗрибәләр күрсәтү өчен файдаланылучы җайланмалар, аларны тагын да кызыклырак итәргә мөмкинлек бирә, дип саныйлар.
– “Үсеш ноктасы” комплектларының цифрлы датчиклары мәктәптәге гадәти җайланмалар белән билгеләп булмый торган зурлыкны үлчәргә мөмкинлек бирәләр, мәсәлән, магнит кыры индукциясен, яктылыкны, туфракның дымлылыгын һәм башка күп нәрсәләрне, шулай ук укучыларны тикшеренүдә һәм проект эшчәнлегендә аналог кебек, шулай ук цифрлы җайланмаларны куллану җәлеп итә, – дип аңлата эшләү барышын Денис Павлович.
– Укырга тагын да җайлырак һәм уңайлырак була башлады, – ди 9нчы сыйныф укучысы Маркел Сазонов. – Монда без үзебезнең кечкенә фәнни ачышларны ясарбыз дип өметләнәбез. Моңа безгә педагоглар ярдәм итәчәк.
фото: Тәтеш 1нче урта мәктәпнең архивыннан
Нет комментариев