Район администрациясендә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек мәсьәләләрен кайгырта башладылар.
Бәйрәм чараларын оештыру, шул исәптән шәһәр һәм район авыллары урамнарын Яңа елга бизәү мәсьәләләре тикшерелә. Матур традиция буенча кардан сыннар конкурсы да үткәреләчәк. Ә Яңа ел бәйрәмнәрендә иң мөһиме - балаларга бүләкләр. Кыш бабай райондагы һәр балага сөенеч алып килсен өчен, мәгълүматлар банкы ачыклана.
Район мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә Яңа ел бәйрәмнәрен, баллар, Яңа ел очрашуларын үткәрү буенча планнар төзелә, каникул вакытларында уздырылачак чаралар тикшерелә.
Нет комментариев