“Спорт белән шөгыльләнү – бу сәламәтлекне ныгыту да, холыкны тәрбияләү дә, аралашу мөмкинлеге дә”
Көн темасы

“Спорт белән шөгыльләнү – бу сәламәтлекне ныгыту да, холыкны тәрбияләү дә, аралашу мөмкинлеге дә”

Гәҗитебез битләрендә без спорт юнәлешендәге ча­р­аларны еш яктыр­тып барабыз, тәтешлеләрнең рес­публика, дөньякүләм дәрәҗәдә ирешкән уңышларына сөенәбез.

(Тәтеш, 28 ноябрь, "Тәтеш таңнары). 
Безнең бүгенге әңгәмәдә район башкарма комитеты яшьләр эш­ләре һәм спорт бүлеге начальнигы Сергей Павлушин ­“2016-2020 елларга Тәтеш муниципаль районында физик культураны һәм спортны үстерү” муниципаль программасын тормышка ашыру турында сөйләр.

– Сергей Александрович, әлеге прог­рамма нәрсәне күз уңында тота?

– Ул республика программасы кысаларында эшләнгән һәм тулы бер чаралар системасын үз эченә ала.

– Мәктәп укучыларын һәм яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү ничек бара?

– Районда 1150дән күбрәк баланы колачлаган спорт мәктәбе, стендка ату мәктәбе филиалы, шахмат мәктәбе филиалы үз эшчәнлеген алып бара. Безнең спортчылар соңгы өч ел эчендә төрле дәрәҗәдәге 300дән күбрәк күчмә ярышларда һәм өйрәнү-күнекмә җыеннарда  катнашты. Алар үзләренең искиткеч нәтиҗәләре белән тәтешлеләрнең спорт казанышлары тартмачыгын даими тулыландырып тора. Үсмерләр һәм яшьләрдә физик күнегүләргә, спорт белән шөгыльләнүгә, балигълык яшендә булмаучылар арасында хокук бозуларны һәм асоциаль күренешләрне профилактикалауга, фи­зик һәм ихтыяр сыйфатларын үстерүгә, яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә кызыксынуын арттыруга йогынты ясаучы күп чаралар уздырыла. 

– Кадрлар белән тәэмин ителү ничегрәк?

– Районда 74 штат хезмәткәре эшли, шуларның 42се – югары физкультура белеменә, 19ы – урта һөнәри физкультура белеменә ия. Безнең сафларда – Россиянең атказанган тренеры, халыкара класслы спорт мастерлары, атказанган физик культура хезмәткәрләре һәм республиканың физик культура отличниклары бар. Профессионаллар кешеләрне физкультура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итәргә омтыла, тәтеш­леләрнең республика, Россия һәм халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясавын тәэмин итә.

– Без районның матди-спорт базасы никадәр яхшы үсеш алуын күрәбез.

– Районда соңгы еллар эчендә 22 универсаль спорт мәйданчыгы һәм модульле чаңгы базасы төзелде. Бер үк вакытта өч меңгә якын кеше сыйдырышлы йөздән күбрәк спорт корылмасы эшли. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов ярдәмендә стендка ату мәктәбе бинасына һәм аның территориясенә 20 миллион сумнан күбрәк суммага капиталь ремонт ясалды, “Аю”ның көрәш залында капиталь ремонт алып барыла.

– Куйган бурычларны үтәп ­буламы?

– Безнең бурыч – барлык яшьтәге һәм төрдәге кешеләрне күмәк физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Күренеш сөендерә: андый кешеләрнең саны быел 46,2 процентка кадәр артты. Тәтешлеләр “Милләтләр кроссы”, “Россиянең чаңгы юлы”нда, шашка һәм шахмат буенча район ярыш­ларында, җиңел атлетика эстафеталарында, велоузышларда, спорт-күмәк бәйрәмнәрдә актив катнаша. “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы күмәк-спорт эш­ләренең бер төре булып тора. 2019 елның 10 ае эчендә “ГТО” нормативларын 1400дән күбрәк кеше тапшыр­ды. Өлкән буын кешеләре дә яшьләрдән калышмый: “Барс” спорт комплексында “Сәламәтлек мәктәбе” физкультура-сәламәтлән­дерү төркеме эшли, анда 100гә якын пенсионер йөри, шулай ук өстәл теннисы буенча спорт секция­се эшли. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр шулай ук районның спорт тормышына җәлеп ителә.  Алар өчен “Барс” спорт залында һәм хореография залында дәресләр уза.

Безнең райондагы физкультура һәм спорт үсешенең торышын анализлау нигезендә шуны әйтә алам, район программасы тарафыннан каралган нәтиҗәләргә без ирештек.

– Сергей Александрович, районда яшәүчеләргә үзегезнең теләкләрегезне ­бел­дерә аласыз.

– Барысын да сәламәт яшәү рәвеше алып барыр­га чакырам, төрле тизлектәге физик күнегүләр безнең һәркайсыбызның гадәти яшәү тәртибендә булырга тиеш. 
Безнең районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шарт­­лар булдырылган. Бу сәламәтлекне ны­гыту да, хо­лыкны тәрбияләү дә, аралашу мөмкинлеге дә, болар, һичшиксез, безнең тормыш сыйфатын яхшырта.   

Лина Тихонова әңгәмәсе, Елена Калашникова фотосы


Нет комментариев