Тәтеш районы башлыгы педагогларны һәм п­едагогика хезмәте ветераннарын котлый
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы педагогларны һәм п­едагогика хезмәте ветераннарын котлый

5 октябрь – Укытучылар көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов педагогларны һәм п­едагогика хезмәте ветераннарын котлый:

– Сезнең һөнәрегез иң кирәклеләрнең һәм мактаулыларның берсе булып тора.  Сез балаларга тирән белем биреп кенә калмыйча, шулай ук әхлакый яктан да тәрбиялисез, аларга үз сәләтләрен ачарга ярдәм итәсез һәм мөстәкыйль тормышка әзерлисез.

Тәтеш районы педагоглары – педагогика һөнәренең горурлыгы. Районыбызның, республиканың, илнең киләчәге сезнең көндәлек хезмәтегезгә бәйле.

Һөнәрегезгә, үзегезнең хезмәтегезгә тугрылыклы булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга, туганнарыгызга тынычлык, җитешлек телим!


Нет комментариев