Яңа ел бәйрәмендәге озын яллардан соң беренче эш көне 11 гыйнварда була
Көн темасы

Яңа ел бәйрәмендәге озын яллардан соң беренче эш көне 11 гыйнварда була

31 декабрьдәге эш көне 26 декабрь - шимбә көнгә күчерелде.

(Тәтеш, 15 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә 10 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Беренче эш көне 11 гыйнварда була. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

«Безне озын яллар көтә. Татарстан Президенты карары белән, 31 декабрьдәге эш көне 26 декабрьгә күчерелде. 26 декабрьдә 1 сәгатькә кыскарак эш көне була. Яңа ел каникуллары 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 11 гыйнварда без эшкә чыгарга тиеш», — диде министр. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: архив/Аванегард


Нет комментариев