Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Җитәкчелектә эшләү алымы – шәхси үрнәк

Тәтеш районы ­башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Алена ­Федорова иҗади, үзенчәлекле, үз эшенә тугры кеше.

(Тәтеш, 24 март, «Тәтеш таңнары», Елена Викторова). Язмыш Алена Валерьевнага иҗади юл буйлап китәргә насыйп итә. Ул – Тәтеш  педагогия училищесының музыка бүлеге һәм Казан мәдәният университетының культурология бүлегенең тәүге чыгарылышларының берсе.

“Казанда калу турында уйлап та карамадым. Һәрчак күңелем Идел ярларына, тын урамнарга, алпавытлар һәм сәүдәгәрләр тормышының  үзенчәлекле якларына тартылды”, – дип уртаклаша Алена Валерьевна.

Ул Тәтешкә кайткач, мәдәният бүлегендә әйдәп баручы белгеч була, ә аннары – начальник урынбасары. 

“Тармакның ­казанышлары – безнең зур команданың тырыш хезмәте”, – ди Алена Валерьевна. Сүз уңаеннан, районның мәдәният өлкәсендә грант эшчәнлеге аның балалар вокаль-эстрада иҗатын үстерү буенча проекттан башланган.  

Ул – барлык зур чараларның, бәйгеләрнең, семинарларның җаваплы координаторы, сценарийлар авторы һәм район­дагы күмәк бәйрәмнең  ре­жис­сер-куючыларының бер­се. Ә музыкаль ­белеме про­ектларның тавыш режиссеры булып шөгыльләнү мөмкинлеген дә бирә. 

Алена Валерьевнаның җитәк­челектә эшләү алымы – бу шәхси үрнәк нәтиҗәлелеге. Мәдәният хез­мәткәрләре аның таләп итеп кенә калмыйча, шулай ук үзе дә һәр­вакытта “алдынгылыкта” булуын белә: теләсә нинди кием белән, теләсә нинди һава торышында, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында. Ул һәрвакытта муниципаль хез­мәт белән иҗатның “алтын урталыгын” таба, нинди дә булса үзенчәлеклелек ясау теләге тудыра. 

Шәһәр кунаклары аны экс­курсияләрне алып баручы буларак белә. Ул теләсә кайсы тыңлаучыны мавыктыра, Тәтешнең борынгы тарихи матурлыгын күрергә ярдәм итә, үзенең энциклопедик белеме белән сокландыра ала.

“Кешенең язмышы күп яктан ата-ананың яшь күңелгә ниләр салуы, нинди кыйммәтләрне булдыруыннан тора. Мин дә әти белән әнигә яратулары, кайгыртканнары, гади генә булмаган вакытта да ир туганым белән безгә югары белем алу мөмкинлеге биргәннәре, чиктән тыш ярдәм иткәннәре, аңлаганнары, кичергәннәре өчен чиксез рәхмәтлемен. Янәшәмдә шундый булышлыкны тою минем өчен бәяләп бетергесез булды”, – дип сөйли Алена Валерьевна. 

“Ул – югары класслы белгеч, бик иҗади кеше, яхшы оештыручы. Коллективта аны хөрмәт итәләр, аның фикере һәр хезмәткәр өчен  әһәмиятле”, – ди “Умарина” фольклор ансамбле җитәкчесе Анжелика ­Карягина.

Мәдәният хезмәткәре булу – бу чынлап та вазифа, кешеләрне һәр көнне рух күтәренкелегенә һәм матурлыкка өндәү җиңел­ләрдән түгел, әмма Алена Валерьевна моны бик яхшы итеп башкарып чыга!  

фото: Алена Федорова гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев