Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Картаерга вакыт юк

Олы Бисәр. Бакча урамында яшәүче Николай Романов һәм Надежда Деревенскаяның йорты яныннан игътибарсыз гына үтеп китү мөмкин түгел: тәрәзә йөзлекләре бизәкләп ясалган һәм түбәсендә ат сурәте куелган әлеге өй әкияттәгедәй матур күренә.

(Тәтеш, 1 август, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова (автор фотосы)). Олы Бисәр. Бакча урамында яшәүче Николай Романов һәм Надежда Деревенскаяның йорты яныннан игътибарсыз гына үтеп китү мөмкин түгел: тәрәзә йөзлекләре бизәкләп ясалган һәм түбәсендә ат сурәте куелган әлеге өй әкияттәгедәй матур күренә.

Безне хуҗабикә каршылый. Өйдә яңа пешкән пирогның хуш исе аңкый, чөнки без Надежда Николаевнаның туган көнен каршыларга җыенган вакытка туры килдек – аңа кырык биш яшь тулган.

Язмыш аңа күп сынаулар биреп, авырлыкларга ныклыгын шактый сынаган. Яшь ханым ун ел элек биш баласын кочаклап, тол калган. Николай  Дмитриевич белән биш ел элек гаилә корып җибәргәннәр, аларның уртак уллары туган. Надежда Николаевна әби булырга да өлгергән, өч оныгы бар. “Ике кызым инде кияүдә, өченчесе дә кәләш булырга җыена”, – ди ул. 

Ир белән хатын быел крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештырырга булган. Аны дүрт бозау үстерүдән башлап җибәргәннәр.

“Яшь чакта сыер савучы булып эшләдем, аннары “Содружество”да, шулай булгач, терлекләр карау минем өчен яңалык түгел. Без аларны элек тә асрадык, ләкин болай күп итеп түгел. Ә хәзер менә шулай уйлаштык: кешеләр булдырып чыккач, нигә әле безгә дә тырышып карамас­ка?” – дип сөйли Надежда Николаевна. – Апрельдә үгез бозаулар сатып алдык. Гел эшләп торырга, азык әзерләргә кирәк әлбәттә, менә инде үләннәрнең икенче чабымы башланды. Аның каравы көн тизрәк үтә”.

Ир белән хатын үгезләрдән тыш, дуңгызлар һәм йорт кошлары да асрый, яшелчә дә ярыйсы гына мул уңыш китерә.
 

Азык хәстәрләүдә бергәләп хезмәт куя: хәзер балалары гына түгел, шулай ук кияүләре дә ярдәм итә. Замана алгарышындагы техникалар да зур булышлык булып тора. 
Николай Дмитриевич шәһәр һәм авыл тормышының ничек икәнлеген шәхси тәҗрибәсендә белә. Ул барысын да бизмәнгә салып карагач, күңеле белән саланы сайлаган.

Әңгәмәдәшем болай ди: “Авылда яхшы, саф һава, картаерга да вакыт юк”. Надежда Николаевна аның белән тулысынача килешә, һәм үзеннән өстәп әйтеп куя: “Хәзер безнең йорт та шәһәрнекеннән бер дә ким түгел, барлык шартлар булдырылган: су да, газ да, душ кабинасы да бар”.

Хуҗалыкны алып барганда ир белән хатын арасында кайвакытларда бәхәсләр чыккаласа да, алар өстәл янына утырып киңәш-табыш итәләр һәм һәрвакытта барысын да җайга салалар икән.

Надежда Николаевна иреңдә нинди сыйфатларны уңай бәялисең, дигән сорауга җавапны болай дип белдерде: “Ул мине һәрчакта аңлый”. Николай Дмитриевич та хатынының уңган хуҗабикә булуын билгеләп үтә. Моны балалары да раслый. Улы Роман, мәсәлән, әнисенең пилмәннәрен бик ярата. Бәйрәмнәрне, кагыйдә буларак, барлык зур гаилә белән бергәләп билгеләп үтәләр. 

Надежда Николаевнаның туган көне дә моңа искәрмә түгел: бизәкле йөзлекләр белән нурланып торган йорттагы мул табын янына аның туганнары һәм якыннары җыелган, алар аңа кызым, әни, хатыным, әбекәй дип назлап эндәшә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев