Музыка Сергей Ерастовның тормышын тулыландырып, гомер юлында аңа мөһим этәргеч булып тора.
(Тәтеш, 8 февраль, «Тәтеш таннары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА (автор фотосы)). Сергей Ерастов күп еллар дәвамында безне, үзенең тамашачыларын, иҗаты белән сөендереп яши. Һәм аның кабатланмас, аһәңле тавышыннан башка бер генә чараны да күз алдына китереп булмый. Аның хакында еш кына профессионалмы соң ул, дип сорыйлар: “Мин гади слесарь, хәтта музыка өлкәсендәге белемем дә юк. 3-4 яшьлек чагымдагы кулыма гармун тотып төшкән фоторәсемем сакланган, – ди җырчы. – Безнең авылда һәркем җырлый, аеруча да әбиләр, кичләрен нигезгә тезелеп утыралар да бертавыштан, искиткеч итеп көй сузалар иде”.
Башлангыч сыйныфларда кулына баян ала һәм аңарда мөстәкыйль рәвештә уйнарга өйрәнә. Соңрак беренче гитарасы да барлыкка килә, әлеге уен коралында ул бер кинофильмдагы җырга музыка сайлап ала. Шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең 9нчы сыйныфында укыган вакытта яңа ел чарасында җыр башкара, бу “Кыр чәчәкләре” мәктәп ансамбле составына керү өчен юллама була. Әмма шулай да, Сергей Николаевич үзенең җырчылык күтәрелешен Мария Хонина җитәкчелегендәге “Каты каеннар” балалар ансамблендә катнашып, авыл сәхнәсендә башланып китүен елмаеп искә ала. Квартет Ленин урамындагы мәдәният йортында да уңышлы чыгыш ясый. Беренче нотадан ук һәр җирдә алкышлап каршылыйлар. Хәер, бүген дә Сергей Ерастовның чыгышлары көчле алкышлардан башка үтми.
Тормыш юлының агышы, һәрбер ир-егетнекенә охшаш: уку, армиядә хезмәт итү, эш, гаилә, балалар, оныклар. “Никадәр җырлар башкарылды, ничаклы сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килде – санап та бетерерлек түгел. 80нче еллардагы җырлар аеруча да йөрәккә якын. Бер мизгелдә онытыла торганнар түгел, киң кырлылар, тирән мәгънәгә ияләр”, – ди халык җырчысы.
Сергейны белгән һәркем аның талантлы булуы белән бергә, шулай ук шәхси сыйфатларын – “киң күңелле, намуслы, гаҗәеп күркәм кеше икәнлеген тасвирлыйлар”, – диләр алар.
“Кешеләргә шатлык бүләк итү миңа ошый, күрәсең тормыштагы язмышым да шушыдыр! Җыр күңелне яшәртә. Чын йөрәктән һәм ихлас күңелдән җырлыйм!” – дип уртаклаша Сергей Николаевич. Якташыбызның әле тагын бер хыялы бар, Тәтешкә танылган “Зәңгәр кош” ансамблен чакыру һәм Иделнең биек ярында алар белән бергә җырлау. Ниндине? – дип кызыксынырсыз сез. Сергей алар коллективының бөтен репертуарын яттан белә. Хыяллары тормышка ашсын иде!
Нет комментариев