Районда шикәр чөгендерен алу төгәлләнеп килә
Көн темасы

Районда шикәр чөгендерен алу төгәлләнеп килә

Кичәге көнгә районда татлы тамыразык 94 процент мәйданда җыелган, 367 280 тонна алынган.

Уртача уңды­рыш­лылык әлегә гектардан 506 центнер тәшкил итә, шикәрлелек дәрәҗәсе – 17,5 процент. 

“Колос”, ­“Татарстан”, “Нур” авыл ху­җалы­гы пред­прия­­тиелә­­ре, “И. С. Казаков” КФХ аграрийлары иң күп уңдырыш­лылыкка ирешкән, ул гектардан 600 центнердан артык тәшкил итә. 

Республиканың ши­кәр заводларына 145 163 тонна шикәр чөгендере озатылган. Шикәр заводларының хезмәте чамадан тыш артып китү аркасында, район кырларыннан югары табышлы культураны ташу тизлеге кимегән, бу, һичшиксез, өемнәргә салган чималның сыйфатына да, авырлыгына да тәэсир итә, һәм, нәтиҗәдә, ул хуҗа­лык­ларның икътисадына да йогынты ясаячак, алар финанс югалтулары кичерәчәк.

фотоны Радик Йоыпов тәкътим итте
 


Нет комментариев