31 декабрьдәге эш көне 26 декабрь - шимбә көнгә күчерелде.
(Тәтеш, 15 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә 10 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Беренче эш көне 11 гыйнварда була. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
«Безне озын яллар көтә. Татарстан Президенты карары белән, 31 декабрьдәге эш көне 26 декабрьгә күчерелде. 26 декабрьдә 1 сәгатькә кыскарак эш көне була. Яңа ел каникуллары 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 11 гыйнварда без эшкә чыгарга тиеш», — диде министр. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
фото: архив/Аванегард
Нет комментариев