Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2025 елның 1 мартыннан Россиядә кредитлар бирүгә үз-үзеңә тыю салу үз көченә керде

Механизмны “тоташтыру” өчен үзеңнең кредит тарихына “Дәүләт хезмәтләре” порталы яки күпфункцияле үзәк аркылы махсус тыю теркәргә кирәк.

2025 елның 1 мартыннан Россиядә кредитлар бирүгә үз-үзеңә тыю салу үз көченә керде. Механизмны “тоташтыру” өчен үзеңнең кредит тарихына “Дәүләт хезмәтләре” порталы яки күпфункцияле үзәк аркылы махсус тыю теркәргә кирәк. Тыюның үзең теләгән шартларын сайлап, шаблондагы гаризаны тутыру да җитә.

Аны алу өчен шулай ук гариза бирергә кирәк. Бу хезмәт түләүсез һәм мөрәҗәгатьләр исәбе буенча чикләнмәгән.

Банклар һәм микрофинанс оешмалары кулланучылар кредитларын һәм займ­нарын бирер алдыннан заемщикның кредит тарихында үз-үзеңә тыю салу турындагы белешмәләре бармы яки юкмы икәнлеген тикшерергә тиеш булачак. Әгәр тыю билгеләнгән булса, кредитор кредит бирүдән баш тартырга тиеш. Әгәр дә билгеләнгән тыюга да карамастан кредитор килешү төзи икән, ул заемщиктан кредит буенча йөкләмәләрне үтәүне таләп итә алмаячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев