5 июнь – Эколог көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районда яшәүчеләрне Бөтендөнья тирә-як мохит көне, ә барлык экологларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә.
“Табигатьне саклау оешмалары белгечләренең бердәм һәм төпле хезмәте ярдәмендә Тәтеш районында экология өлкәсендә, табигатьне файдалануда билгеле бер уңышларга ирешелә. Иҗтимагыйчылык вәкилләре дә экология проблемаларын хәл итүдә һәм кисәтүдә зур өлеш кертәләр. Без бердәм көч белән райондагы экологик хәлне яхшырта алабыз дип ышанам”, – диелә котлауда.
Рәмис Хатыйп улы барлык экологларга сәламәтлек, җитешлек, ә районда яшәүчеләрнең табигатьне яратуларын һәм саклауларын тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев