Балаларны яклау көнендә районда төрледән-төрле чаралар үтте.
Зур программа белән төп бәйрәм шәһәрнең үзәк паркында узды.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җыелучыларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады һәм “Балалар ил рәсемен ясый” республика рәсемнәр конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар тапшырды.
Кояшлы якты көндә яшь тәтешлеләр рәхәтләнеп рәсемнәр, кул эшләре, балчыктан әйберләр ясадылар, караокега кушылып җырладылар, интеллектуаль уеннар уйнадылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, спортның актив төрләрен яратучылар ярышларда катнаштылар, үзләрен ГТО нормативларын тапшыруда сынап карадылар.

Җәйге кафеда салкын эчемлекләр, поп корн, татлы мамык белән сыйланырга мөмкин булды.
Бәйрәмгә килүчеләрнең һәркайсы күңеленә хуш килгән шөгылен таба алды. Мисалга, Эмиль белән Влад мавыктыргыч итеп шахмат уйнадылар.
– Без өченче сыйныфны бишле билгеләренә тәмамладык, – дип уртаклаштылар алар. – Каникулда безнең “Акчарлак” лагеренә ял итәргә барачакбыз. 1 июнь бәйрәме безгә ошады, җәй айлары да шулай күңелле һәм кызыклы үтсен иде.
Нет комментариев