Алар нәселдән килгән гармунчылар
Тәтеш районы талантларга бик бай. Аеруча да авыл җирлекләре оста гармунчылары, баянчылары белән мактана ала, дисәм ялгыш булмастыр.
(Тәтеш, 15 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Сәния Сәмигуллина, Гүзәл Шәмсетдинова фотосы).
Язмам Түбән Тарханда яшәүче Шәмсетдиновлар гаиләсе турында. Авыл кешеләре әйтүенчә, алар эшкә дә батыр, нәселдән килгән гармунчылар да икән.
– Кешегә тугач ук Аллаһ тарафыннан нинди дә булса сәләт бирелә. Каенатам Зөфәр Мөбарәкҗан улы нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара торган уңган-булган кеше иде, – дип сөйли киленнәре Гүзәл Шәмсетдинова. – Аның яшьтән үк гармунда уйнарга өйрәнү теләге көчле булган. Эштән буш вакытларында әнисенең тальянын кулына еш алган. Еллар үткән саен сәләте дә шомара барган. Ул авылыбызда иң оста гармунчыларның берсенә әверелгән. Каенанам Фәридә Әхмәтсафа кызы белән туйларда, мәҗлесләрдә әткәй өздереп гармунда уйнаган, әнкәй аңа кушылып матур итеп җырлаган. Икесе дә җыр-моңга гашыйк булып, матур гомер кичергәннәр. Аларның биш баласы да иҗатны яратып, гармун көен үз күңелләренә сеңдереп үскәннәр.
Гүзәл Наил кызы сөйләвенчә, әтиләренең сәләте нәселнең матур мирасы булып, буыннан-буынга, башта өлкән улы – Таһирга, аннары уртанчысы Дамирга, шуннан соң төпчеге Илнурга, тора-бара балаларының оланнарына, ягъни оныкларына, күчкән.
– Без Илнур белән төп йортта яшәгәнлектән, әткәйнең күзләрен йомып, дөньясын онытып, ләззәтләнеп гармунда уйнавын мин тыныч кына күзәтеп, сокланып йөри идем. Ул вакытларда ирем Илнурның гармунда яки тальянда уйныйсы килү теләге әллә ни сизелмәде. Ничектер күбесенчә эшкә чумган иде. Ул да әткәй шикелле алтын куллы, нинди генә эшкә тотынса да, һәр нәрсәне күз явын алырлык итеп башкара, – ди Гүзәл ханым ире хакында мактау сүзләрен белдереп. – Еллар узган саен гармунга булган мәхәббәте көчәйде. Хәзер инде рәхәтләнеп, моң дөньясына чумып, өздереп уйнаулары күңелләрне җилкетә. Бүгенге көндә кече улыбыз Айзат та әтисенә кушылып тальян телләрендә үзенең сәләтен күрсәтергә тырыша. Нәни улыбызның да буыннан-буынга күчеп килгән гармунда уйнау сәләтен саклап каласына, киләчәктә моны үз балаларына өйрәтеп калдырасына һәм әлеге якты хыялым чынга ашуына өметем зур.
Гаиләнең матур йоласын дәвам итеп, гармунчы дигән горур исем Шәмсетдиновларның төп бизәгенә әверелсен иде. Бу да бит үз халкыбызга булган үзенә бер төрле тугрылык билгесе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев