Реклама
Җәмгыять
Алга таба эшләргә этәргеч алдылар
Тәтеш педагоглары тәрбия системасы белгечләренең “Гражданин үстерәбез” Бөтенроссия патриотик форумында катнаштылар. Алар Татарстанны тәкъдим иттеләр.
(Тәтеш, 25 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Өстәмә белем бирү үзәге методисты Елена Кузнецова һәм Килдеш мәктәбе укытучысы Людмила Кириллова Мәскәүдә булдылар, анда РФ Иҗтимагый палатасында ватанпәрвәрлек юнәлешендә заманча тәрбия бирү технологияләре мәсьәләләре тикшерелде.
– Киң күләмле һәм күренекле форум безгә илнең башка төбәкләреннән килгән хезмәттәшләр белән аралашу мөмкинлеген бирде. Без тәҗрибә тупладык, секцияләр эшендә катнаштык, яңалыкларга өйрәндек һәм үзебезнең педагогия осталыгын арттырдык. Чагыштырып карагач, республикабызда әлеге юнәлештә шулай ук кызыклы зур эшләр алып барылуына инандык. Мондый очрашулар алга таба актив эшчәнлек алып баруга этәргеч бирә”, – дип уртаклаштылар тәтешлеләр.
Форум кысаларында “Гражданин үстерәбез” конкурсының финал сынауларының үзең барып катнашу өлеше булды, анда Елена Кузнецовага финалга чыгучы Дипломы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев