Апаста «Фәнгә адымнар» Бөтенроссия конференциясе узды
Җәмгыять

Апаста «Фәнгә адымнар» Бөтенроссия конференциясе узды

Анда тәтешле II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.

 30 мартта Апас урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Фәнгә адымнар» Бөтенроссия фәнни белем бирү конференциясе узды. Чара Сферум платформасында онлайн режимда уздырылды.

Тәтеш кадет-интернат мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Карунин Семен һәм аның остазы «Фәнни потенциал» проект эшчәнлеге түгәрәге җитәкчесе Н.Р. Сиякина катнашты.

Конференция нәтиҗәләре буенча С. Карунин Мәгариф һәм фән министрлыгының II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.

Катнашучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә эшегездә уңышлар насыйп булсын.

фото: tetushi.tatarstan.ru/tat


Нет комментариев