Аралашуны тиз арада туктатыгыз
Җәмгыять

Аралашуны тиз арада туктатыгыз

Алдакчылар гражданнарны алдалауның яңа төрен уйлап чыгарган.

Алар кәрәзле телефоннарга шалтыраталар, үзләрен Россия социаль фонды хезмәткәрләре буларак таныштыралар, “яңа мәгълүматлар буенча” кешегә пенсия өчен стаж җитми диләр, һәм әгәр аны расламасаң, түләүләр туктатылачак дип куркыталар. Явыз ниятле ке­шеләр гражданга күп функцияле үзәккә кабул итүгә язылырга тәкъдим итәләр, шәхси документларын сканерлауны һәм җибәрүне, ә аннары язылуны СМС код белән раслауны ­сорыйлар.

– Әгәр сез шундый хәлгә тарыгансыз икән, белеп торыгыз – сез алдакчылар белән сөйләшәсез, – дип мөрәҗәгать итә тәтешлеләргә РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында)  җитәкчесе Ирина Большакова. – Бу очракта аралашуны мөмкин кадәр тиз арада туктатыгыз. 
Уяу булыгыз! Телефоннан шалтыратучыга үзегезнең паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, ПИН- яки СМС-код яисә шәхси кабинетыгызның паролен беркайчан да әйтмәгез. Зинһар өчен, бу хакта өлкән яшьтәге якыннарыгызга һәм танышларыгызга да искәртеп куегыз. 

Социаль фонд хез­мәт­кәр­ләре пенсионерлар өчен тәкъдимнәр белән йорт са­ен йөрмиләр. Фонд барлык хезмәтләрне үзенең клиентлар хез­мәтләрендә һәм КФҮдә яки дәүләт хезмәтләре порталы аркылы онлайн рә­вештә бушлай күрсәтә. 
 


Нет комментариев