Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Август. Йолдызнамә

Җәйге айлар кими бара, көннәр дә кыскара, шулай да август тулаем алганда яхшы булачак.

(Тәтеш, 1 август, "Тәтеш таңнары"). Җәйге айлар кими бара, көннәр дә кыскара, шулай да август тулаем алганда яхшы булачак. Шәһәрдә һәм районда яшәүче һәркемгә әлеге вакытта гаиләне, эштәге хәлләрне, сәламәтлекне  ныгыту белән шөгыльләнергә кирәк.

Кучкарлар – начар уйлардан ерак йөрегез, физик күнегүләр белән шөгыльләнегез.

Үгезбозаулар – авырлыклар алдында туктап калмагыз, сез аларны җиңеп чыгачаксыз.

Игезәкләр – якыннарыгызның киңәшләрен тыңлагыз һәм үзегезнең эчке тоемлавыгызга ышаныгыз.

Кыслалар – үзегезнең өлкән туганнарыгызның хәлен белегез. Астыртын эшләргә һәм гайбәтләргә юл куймагыз. 

Арысланнар – елның икенче яртысындагы ай иң нәтиҗәле, күңелле очрашуларга һәм танышуларга бай булачак. 

Кызлар – әгәр сәяхәткә барасыгыз килсә, финанс мөмкинлеге булса, теләгегезгә каршы килмәгез.

Үлчәүләр – теләсә нинди хәлдән күтәренке рух эзләгез.

Чаяннар – сез югарылыкта булачаксыз. Ай һәр яктан уңышлы булыр.

Укчылар – сезнең өчен катлаулы ай. Акрын адымнар белән булса да хәрәкәт итегез, әмма алга.

Кәҗәмөгезләр – үзгәрешләрдән куркып калмагыз, барысы да яхшы булачак!

Сукоярлар – гаиләгезгә күбрәк вакытыгызны бүлеп бирегез.

Балыклар – үз-үзегезгә вакытны кызганмагыз, сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз.

Күтәренке рух һәм яхшы кәеф – бу сыйфатлар йолдызнамә тамгасы астындагы барлык кешеләргә дә көннәрен имин һәм иҗат рухында уздыру мөмкинлеген бирәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев